Килдебәк авыл җирлегендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм чаралары.

2019 елның 8 марты, җомга

2019 елның 6 мартында Килдебәк авыл мәдәният йортында, якынлашып килүче бәйрәмнәр уңаеннан, "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче балалар һәм тәрбиячеләр әзерләгән концерт булып узды. Балалар җыр-биюләр белән әниләрен, әбиләрен һәм авыл халкын бәйрәм белән котладылар. Концерт балалар һәм тамашачылар өчен дә онытылмас һәм бик матур килеп чыкты.

Ә 9 нчы мартта Туктар авылы клубында, бәйрәм уңаеннан, "Ягез әле, кызлар!" дип аталучы тематик бәйге оештырылачак.

Килдебәк авыл җирлеге җитәкчелеге барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International