«Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясе

2019 елның 8 марты, җомга

   Саба районында Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Автоледи өчен чәчәкләр» акциясе уздырылды. Акция кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Гаязов Марат Мидхәт улы транспорт чарасы белән идарә итүче хатын-кызларны туктатты һәм лалә чәчәкләре бәйләмен бүләк итте. ЮХИДИ хезмәткәре автоледиларны якынлашып килүче язгы бәйрәм белән котлады, гүзәл затларга сәламәтлек, мәхәббәт һәм матурлык теләде.

Тэги: ЮХИДИ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International