9 март көнне Оет авыл китапханәсендә "Ак калфак" хатын - кызлар клубының беренче утырышы булды.
2019 елның 9 - 10 мартында Казан шәһәрендә «иҗади уңыш»Халыкара фестиваль - конкурсы узды. Бу конкурста МББУ «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» фортепиано, вокал һәм хореография бүлекләре укучылары катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Май чабу бәйрәмен элек электән үткәрәләр. Ул кышны озату, язны каршы алу бәйрәме булып тора. 10 март көнне Иске Икшермэ мэдэният йортында Май чабу бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм күнелле уеннар, җырлар, биюләр, коймак һәм тәмле чәй белән үтте. Соныннан Масленица карачкысы яндырылды.
10 март көнне Карабаш авыл клубы хезмәткәрләре Масленица бәйрәме оештырдылар.
Май чабу-быел иң күңелле һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе, аны бәйрәм итү җиде көн дәвам итә. Бу вакытта халык күңел ача, кунакка йөри, күңел ачулар оештыра һәм коймак ашата.
Хөрмәтле Саба районы халкы! «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында барлык теләүчеләрне ГТО нормативларын үтәргә чакырабыз.
8нче март көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре Эзмә авыл клубында халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Концерт программасы җырлар, биюләр, миниатюралар белән үрелеп барды. Тамашачылар һәр чыгышны чын куңелдән көчле алкышлар белән карадылар.
МБМБУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасында балаларны кече яшьтән әйләнә-тирәне танып белүгә, кызыксынучанлыкларын үстерүгә зур игътибар бирелә. Полидрон “Магнитлы блоклар 3D” белән уйнау дәверендә балалар магнитның сыйфаты белән танышалар
7 март көнне , «Нарат” спорткомплексы коллективы Ф.Бүләковның" GO! Баламишкин" пьесасы буенча спектакль куйды
6 март көнне Тимершык мәдәният йорты, Миңгәр, Сабай авыл клублары һәм үзешчәннәр “Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында” конөерт номерлары белән чыгыш ясадылар.Конөерт барышында бик күп матур сүзләр әйтелде, җырлар җырланды һәм биюләр күрсәтелде. Әби - бабайлар артистларның һәр чыгышын зур кызыксыну белән карадылар һәм алкышларга күмделәр. Шулай ук барлык хатын - кызларны якынлашып килүче бәрәмнәр белән тәбрик иттек.
2019 елның 6 мартында Килдебәк авыл мәдәният йортында, якынлашып килүче бәйрәмнәр уңаеннан, "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче балалар һәм тәрбиячеләр әзерләгән концерт булып узды.