9 март көнне Оет авыл китапханәсендә "Ак калфак" хатын - кызлар клубының беренче утырышы булды.Чара барышында "Ак калфак"клубы алдында торган бурычлар, оешманың район күләмендәге эшләре турында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Ракыйповна чыгыш ясады. Китапханә мөдире Әлфинә Сафуановна " Һөнәрленең кулы алтын" , "Халкыбызның күңел җәүһәрләре" күргәзмәләренә күзәтү ясап, тарихи ядкарьләр булган чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар , авылыбызда тукылган кызыл башлы сөлгеләр турында мәгълүмат бирде, авылыбызның тегүчеләре белән таныштырып, алар белән әңгәмә үткәрелде.