2019 елның 9 - 10 мартында Казан шәһәрендә «иҗади уңыш»Халыкара фестиваль - конкурсы узды. Бу конкурста МББУ «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» фортепиано, вокал һәм хореография бүлекләре укучылары катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.