«Гипстан ясалган сувернирларга бизәк төшерү» мастер-класс

2025 елның 19 декабре, җомга

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда «Гипстан ясалган сувернирларга бизәк төшерү» дип аталган мастер-класс узды. Гипс - экологик чиста материал, олылар өчен дә, балалар өчен дә зарарсыз. Бу шөгыль барышы процессы тынычландыра, игътибар туплауны арттыра һәм үзенең эчке дөньяңны  ача. Һәр катнашучы мастер-класста кызыклы бизәкләр төшерү процессына җәлеп ителде. Мондый мастер-класслар хыял үсешенә, вак моторикага ярдәм итә. Мастер класста катнашучылар  үз куллары белән ясаган сувенирга ия булып, яхшы кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International