ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

Бәйрәм чараларының республика масштабындагы иң олысы- Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсы финалистларын һәм җиңүчеләрен хөрмәтләделәр.Әлеге чарада безнең районнан да зур делегация катнашты. Конкурсның муниципаль һәм зона турында җиңүчеләр- Керәннедән Рәмзия Сафина, Гүзәлия Габдерахманова (Сабабаш), Төбәктән Язилә Сөнгатуллина һәм Кызыл Мишәдән Зәләфрүз апа Гатттарова янына күп балалы әниләребез- Килдебәктән Гөлия Хәлимова, Алан Елгадан Айсылу Сафина, Сабабаштан гаиләдәге 2 балалары янына тагын 4 ятимне сыендырган Венера Минһаҗева да кушылды. Казанның ”Корстон” мәдәни-күңел ачу үзәгендә башланып киткән хөрмәтләү чарасы көннең икенче яртысында зур концерт залына күчте.Тантана сәхнә йолдызлары катнашындагы музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Бәйрәм чарасы ЮНЕСКО генераль директоры Одре Азуле катнашуы белән дә мәртәбәле булды.

“Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсында быел җиңүгә барлыгы 600 катнашучы дәгъва кылган. Финал өлешендә җиңүчеләр бүләкләнү өчен берәм-берәм сәхнәгә күтәрелделәр. Алар арасында “Өченче буын героинясы” номинациясендә безнең Зәләфрүз апа Гаттарова исеме дә яңгырады. Ак әбиебезгә чәчәк бәйләмнәре белән бергә ноутбук тапшырылды.

9нчы март көнне әйдәп баручы библиограф Шамилова А. һәм әйдәп баручы методист Шакирҗанова И. 2"Г" сыйныф укучыларына (укытучылары Хусаинова Г.Х.) "Иң яхшыларын укырга вакыт:А.Алиш исемендәге премия лауреатларының китапларын укыйбыз" дип исемләнгән акция уздырдылар.

Көннен яктылыгы- кояшта, күкнен матурлыгы – йолдызларда, җирнен гүзэллеге- кызларда. 8 март хатын-кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Элеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле.  Саба районы Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында Халыкара хатын-кызлар  көне унаеннан “Ягез эле, кызлар!” дигән конкурс үтте. Конкурста кызлар ике командага бүленеп ярыштылар. Ә егетләребез кызларга җырлар, биюлэр, чэчэклэр булэк иттеләр.  Үзләренен  матур теләкләрен җиткезделәр. Бэйрэм бик кунелле булды. Бәйрәмгә балаларнын әниләредә килгән иде. Бэйрэмдэ әнилэрнен катнашуы кичэне тагында ямьлэндереп,  жанландырып жибэрде.

5 март көнне Юлбат балалар бакчасында гаилә бәйрәме булып узды. Балалар әти-әниләрне матур җырлар, биюләр белән сөендерде. Әти-әниләр дә калышмады, күңелле уеннарда катнашып, җитезлекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр.

8 март көнне Юлбат мәдәният йортында  Рәхимулла оныкларының “Шушы яктан, шушы туфрактан без! ”дип исемләнгән зур  бәйрәм концерты узды.

8 март көнне Йосыф-Алан авыл клубында "Аулак өйдә кунакта"дигән чара үтте.

9 март көнне Тенеки авыл клубында  8  март “Халыкара хатын-кызлар көне  уңаеннан «Ана назы җирдә мәңгелек” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе  булып үтте.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

       8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Сөембикә” клубы хатын-кызлары өчен “Гүзәл хатын-кызларыбыз!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды.

   9 март көнне Шекше мәдәният йортында бәйрәм кичәсе оештырылды. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан әзерләнгән бу чара гадәти булмаган исем белән “Татарча Лучше всех!” дип аталды. Ул беренче каналдан баручы популяр тапшырудан эчтәлеге белән дә, форматы белән дә аерылып торса да, максат бер иде: иң- иң яхшыларны ачыклау. Бәйрәм кичәсенә әзерлек бер- ике атна алдан башланды. Иң элек ватс –аптагы Шекше, Алан-Елга, Сәрдә авылларында яшәүчеләрне, якташларны берләштергән “Авылдашлар якташлар- без!” дип исемләнгән төркемгә игълан эленеп, әлеге авыллардагы иң уңган хуҗабикәләр, гөл-чәчәкләр үстерүчеләр, тегүче-чигүчеләр, бәйләүчеләр, үз куллары белән төрле эшләнмәләр ясаучылар, аш-су осталары, хатын-кызларның матурлыгын кайгыртучылар, дини һәм рухи тәрбия бирүчеләр, мәдәни тормышта актив катнашучы туташ һәм ханымнар барланды. Аларның барысы да әлеге бәйрәм кичәсенә чакырылды. Үз куллары белән матурлык тудырган ханымнар алып килгән барлык эшләнмәләр, ризыклар һ.б тамашачылар каршына күргәзмәгә куелып, алар белән якыннан танышу мөмкинлеге тудырылды.

. Кичәдә катнашучылар һәм тамашачылар белән төрле уен- бәйгеләр үткәрелде. Аларның барысына да бүләкләр, ә иң-иң яхшыларга “”Татарча Лучше всех!” медальләре тапшырылды.

 Кичә  өчен махсус бәйрәмчә презентация ясалды. Бәйрәм чарасын Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл җирлеге башлыгы Р. Хәйртдинов һәм авыл китапханәсе хезмәткәре Ф.Фазылова ярдәме белән оештырды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

8 март көнне Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан Мамалай авыл клубы хезмэткэре Әхтәмова Миләүшә  Бигәнәй китапханәчесе Котдусова Нәзирә белән берлектә " Татар халык ашлары" дип аталган бәйрәм кичәсе үткәрделәр.

9 март көнне Оет авыл китапханәсендә "Ак калфак" хатын - кызлар клубының беренче утырышы булды.


10
март, 2019 ел
якшәмбе

2019 елның 9 - 10 мартында Казан шәһәрендә «иҗади уңыш»Халыкара фестиваль - конкурсы узды. Бу конкурста МББУ «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» фортепиано, вокал һәм хореография бүлекләре укучылары катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Май чабу бәйрәмен элек электән үткәрәләр. Ул кышны озату, язны каршы алу бәйрәме булып тора. 10 март көнне Иске Икшермэ мэдэният йортында Май чабу бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм күнелле уеннар, җырлар, биюләр, коймак һәм тәмле чәй белән үтте. Соныннан Масленица карачкысы яндырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International