“Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсы финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү.

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Бәйрәм чараларының республика масштабындагы иң олысы- Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсы финалистларын һәм җиңүчеләрен хөрмәтләделәр.Әлеге чарада безнең районнан да зур делегация катнашты. Конкурсның муниципаль һәм зона турында җиңүчеләр- Керәннедән Рәмзия Сафина, Гүзәлия Габдерахманова (Сабабаш), Төбәктән Язилә Сөнгатуллина һәм Кызыл Мишәдән Зәләфрүз апа Гатттарова янына күп балалы әниләребез- Килдебәктән Гөлия Хәлимова, Алан Елгадан Айсылу Сафина, Сабабаштан гаиләдәге 2 балалары янына тагын 4 ятимне сыендырган Венера Минһаҗева да кушылды. Казанның ”Корстон” мәдәни-күңел ачу үзәгендә башланып киткән хөрмәтләү чарасы көннең икенче яртысында зур концерт залына күчте.Тантана сәхнә йолдызлары катнашындагы музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Бәйрәм чарасы ЮНЕСКО генераль директоры Одре Азуле катнашуы белән дә мәртәбәле булды.

“Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсында быел җиңүгә барлыгы 600 катнашучы дәгъва кылган. Финал өлешендә җиңүчеләр бүләкләнү өчен берәм-берәм сәхнәгә күтәрелделәр. Алар арасында “Өченче буын героинясы” номинациясендә безнең Зәләфрүз апа Гаттарова исеме дә яңгырады. Ак әбиебезгә чәчәк бәйләмнәре белән бергә ноутбук тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International