Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмалары белән берлектә, Көек авылында иҗат отчет концерты куйды.

2019 елның 8 марты, җомга

7 нче март көнне Көек авылында “Биибез дә, уйныбыз, бергә-бергә җырлыйбыз” дип исемләнгән Саба муниципаль районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмалары белән берлектә иҗат отчет концерты булып узды,  катнашучылар: “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”, автоном коммерцияле булмаган “Балкыш”-(Сияние) тернәләндерү үзәге, Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты, “Тургай социаль приюты” һәм “Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат йорты” коллективлары. Концерт бик эчтэлекле һәм матур булды.

 

Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында «Шәфкатьлелек» бүлегендә  «Яратканнарыма буләк» дип исемләнгән шөгыль.

2019 елның 6 мартында  Югары Утар балалар йортында «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Эзекова Энҗе Рафаэль кызы «Яратканнарыма бүләк" исеме астында кул эшләнмәләре ясау буенча шөгыль үткәрелде.

Тәрбияче апалары белән берлектә балалар тырышып, яраткан апаларына бүләкләр әзерләделәр. Балалар кызыл, сары, зәңгәр чәчәкләрне матур итеп ябыштырганда, бар күңелләрен салып, матур булсын дип эшләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International