ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2019 ел
сишәмбе

Балаларга юлда үзеңне тоту кагыйдәләрен кече яшьтән өйрәтү зарур. Сабабаш авылы “Кояшкай” балалар бакчасында  бу өлкәдә актив эш алып барыла

Тэги: Мәгариф идарәсе

"Аш-Су" кулланучылар җәмгыятенең 2018 елда гомуми товар әйләнеше 50412 мең сум тәшкил иткән.

Тэги: Икътисад бүлеге

2019 елның 1-7 мартыннан Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең белгечләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре, газ хезмәте һәм электр челтәрләре хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә газ, мич һәм электр җайланмаларын тикшерү, шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча аңлату эшләре алып бардылар.

Тимершык авыл жирлегенә кергән ООО Саба  оешмасынын Тимершык филиалында урнашкан ремонт мастерскойларында киләсе сезонга язгы кыр эшләренә әзерлек зур оешканлык белән бара. Машина, трактор ремонтыннан тыш, язгы чәчу агрегатларын тозекләндеру, тырма жыю эшләре дә башкарыла. Уз эшләрен яратып башкаручы эшчеләр без уз эшебезне намус белән башкарабыз, киләсе елларда да  игеннәр мулдан булсын диләр!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2018 елның 11 мартыннан 22 мартына кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында кулланучылар хокукларын яклау буенча кайнар линия эше оештырылды.

 

 

Төбәк сөтчелек комплексында терлекчелек буенча район семинары булып узды. Семинарда район башлыгы Р.Н. Миңнеханов, авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Г.Ш. Хәсәншин һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

11
март, 2019 ел
дүшәмбе

Яшәешебезнең бизәге булган хатын-кызларыбыз бәйрәме якынлашкан күңелле бер мизгелдә һәр ел саен бар җиһан җанлана, табигатьтә яз сулышы бөркелә. Әйтерсең асыл затларыбыз күңеленнән сирпелгән җылылык ак карларны эретә, сихри дөньяга сафлык, наз, илаһилык, ямь өсти. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Шушы уңайдан Югары Симет мәдәният йортында “Кызлар кызык итәләр” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе утте. Бәйрәм Ю.Симет авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р. ның котлау сузләре белән башланып китте. Ул гүзәл затларыбызга узенең изге теләкләрен җиткерде һәм яраткан җырларын буләк итте. Кичәдә “Алабута” һәм “Киленнәр” командалары көч сынашты. Өй эше итеп бирелгән “Таныштыру”, чуп пакетларыннан, гәҗиттән ясалган кулмәкләрдән мода курсәту өлешләрендә кызларыбыз сынатмады. Кичә җыр, бию, нәфис суз белән урелеп барды. Барлык катнашучыларга да истәлек буләкләре тапшырылды. Әлеге бәйрәм кичәсе тамашачыда бары тик уңай хисләр генә калдырып, бер мизгел эчендә утеп тә китте.

10 март көнне 2019 нче елның Сатыш авыл җирлегендә 62 нче тапкыр традицион кышкы спартакиада булды. Ярышны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. Саба мунипиаль районы башкарма комитетының аппарат җитәкчесе- Каримов М.Р. һәм спонсорлар катнашты. Бәйгенең спонсорлары: ООО «Саба» Сатышево бүлекчәсе- Саубанов Фархат Курбангалиевич, Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры урынбасары- Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпов; КФХ «Насибуллин Марат Нагимуллович», КФХ «Мустафин Айнур Ибрахимович», Сатыш авылы башкарма комитеты, Сатыш яшьләре, ООО “Корсинский МТС”,  КФХ Садиков Мухаматнур  һәм шәхси эшмәкәрләр: ООО  «Айракс» Локманов Аглям Тависович, Байтурин Руслан, Сабиров Ринат, Зарипов Марсель, Ахметшин Ирек, Хасанов Раис,  Таипов Ильгиз, Саетов Флорид, Хазиев Рифнур. Ярышта 250дән артык спортсменнар катнашты. Волейбол ярышында Саба, Кукмара, Теләче, Әтнә районнарыннан 19 команда катнашты: Сатыш- 1; Сатыш-2; Бигеней; Админстрация; МВД; Тимершик; Лесхоз; Курсабаш-1; Курсабаш-2; Симет; Юлбат-1; Юлбат-2;, Лесной (Теләче); Узяк (Теләче), Зур Сардек (Кукмара); Степан Разин (Кукмара); Алан (Арча); Шахтер (Әтнә); Күнгәр (Әтнә).

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

    2019 елның 13 мартында Байлар Сабасы ш.т.п., З. Йосыпов ур., 7 нче йорт адресы буенча урнашкан «Саба районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе бинасында Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе бүлеге башлыгы урынбасары — Рәзетдинов Илназ Фавасим улы гражданнарны кабул итәчәк

          Кабул итү сәгать 9:00 дан башлана

          Язылу өчен телефон 8(84362)2-28-15

Шушы көннәрдә районыбыз укучылары «СОК - Стань Одной Командой" укучылар үзидарә органнарының республика конкурсының финалында катнашып кайттылар. Әлеге конкурсның сайлап алу  этабында бөтен республикадан 210 команда катнашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International