ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2019 ел
сишәмбе

Тимершык авыл жирлегенә кергән ООО Саба  оешмасынын Тимершык филиалында урнашкан ремонт мастерскойларында киләсе сезонга язгы кыр эшләренә әзерлек зур оешканлык белән бара. Машина, трактор ремонтыннан тыш, язгы чәчу агрегатларын тозекләндеру, тырма жыю эшләре дә башкарыла. Уз эшләрен яратып башкаручы эшчеләр без уз эшебезне намус белән башкарабыз, киләсе елларда да  игеннәр мулдан булсын диләр!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2018 елның 11 мартыннан 22 мартына кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында кулланучылар хокукларын яклау буенча кайнар линия эше оештырылды.

 

 

Төбәк сөтчелек комплексында терлекчелек буенча район семинары булып узды. Семинарда район башлыгы Р.Н. Миңнеханов, авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Г.Ш. Хәсәншин һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

11
март, 2019 ел
дүшәмбе

Яшәешебезнең бизәге булган хатын-кызларыбыз бәйрәме якынлашкан күңелле бер мизгелдә һәр ел саен бар җиһан җанлана, табигатьтә яз сулышы бөркелә. Әйтерсең асыл затларыбыз күңеленнән сирпелгән җылылык ак карларны эретә, сихри дөньяга сафлык, наз, илаһилык, ямь өсти. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Шушы уңайдан Югары Симет мәдәният йортында “Кызлар кызык итәләр” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе утте. Бәйрәм Ю.Симет авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р. ның котлау сузләре белән башланып китте. Ул гүзәл затларыбызга узенең изге теләкләрен җиткерде һәм яраткан җырларын буләк итте. Кичәдә “Алабута” һәм “Киленнәр” командалары көч сынашты. Өй эше итеп бирелгән “Таныштыру”, чуп пакетларыннан, гәҗиттән ясалган кулмәкләрдән мода курсәту өлешләрендә кызларыбыз сынатмады. Кичә җыр, бию, нәфис суз белән урелеп барды. Барлык катнашучыларга да истәлек буләкләре тапшырылды. Әлеге бәйрәм кичәсе тамашачыда бары тик уңай хисләр генә калдырып, бер мизгел эчендә утеп тә китте.

10 март көнне 2019 нче елның Сатыш авыл җирлегендә 62 нче тапкыр традицион кышкы спартакиада булды. Ярышны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. Саба мунипиаль районы башкарма комитетының аппарат җитәкчесе- Каримов М.Р. һәм спонсорлар катнашты. Бәйгенең спонсорлары: ООО «Саба» Сатышево бүлекчәсе- Саубанов Фархат Курбангалиевич, Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры урынбасары- Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпов; КФХ «Насибуллин Марат Нагимуллович», КФХ «Мустафин Айнур Ибрахимович», Сатыш авылы башкарма комитеты, Сатыш яшьләре, ООО “Корсинский МТС”,  КФХ Садиков Мухаматнур  һәм шәхси эшмәкәрләр: ООО  «Айракс» Локманов Аглям Тависович, Байтурин Руслан, Сабиров Ринат, Зарипов Марсель, Ахметшин Ирек, Хасанов Раис,  Таипов Ильгиз, Саетов Флорид, Хазиев Рифнур. Ярышта 250дән артык спортсменнар катнашты. Волейбол ярышында Саба, Кукмара, Теләче, Әтнә районнарыннан 19 команда катнашты: Сатыш- 1; Сатыш-2; Бигеней; Админстрация; МВД; Тимершик; Лесхоз; Курсабаш-1; Курсабаш-2; Симет; Юлбат-1; Юлбат-2;, Лесной (Теләче); Узяк (Теләче), Зур Сардек (Кукмара); Степан Разин (Кукмара); Алан (Арча); Шахтер (Әтнә); Күнгәр (Әтнә).

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

    2019 елның 13 мартында Байлар Сабасы ш.т.п., З. Йосыпов ур., 7 нче йорт адресы буенча урнашкан «Саба районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе бинасында Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе бүлеге башлыгы урынбасары — Рәзетдинов Илназ Фавасим улы гражданнарны кабул итәчәк

          Кабул итү сәгать 9:00 дан башлана

          Язылу өчен телефон 8(84362)2-28-15

Шушы көннәрдә районыбыз укучылары «СОК - Стань Одной Командой" укучылар үзидарә органнарының республика конкурсының финалында катнашып кайттылар. Әлеге конкурсның сайлап алу  этабында бөтен республикадан 210 команда катнашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

        Байлар Сабасы бистәсендә агачлар һәм куаклар утырту, аларны карап һәм тәрбияләп тоту эшен муниципаль контракт нигезендә Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе башкара. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит " гомумроссия акциясе»    
Хөрмәтле Саба районы халкы! 2019 елның 11-22 мартында киң җәмәгатьчелекне наркотик чараларның һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәштә катнашуга җәлеп итүгә, гражданнардан кергән оператив-әһәмиятле мәгълүматны җыю һәм тикшерү, наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү белән бәйле мәсьәләләрне аңлату, шулай ук аларга психологик һәм медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән «хәбәр ит " Бөтенроссия акциясенең беренче этабы үткәрелә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегендә наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр сату фактлары, сату урыннары һәм таратучылар, наркотиклар җитештерү һәм куллану очраклары, наркопритоннар тоту турында теләсә нинди мәгълүмат кабул ителә торган «кайнар линия» телефоннары эшли. Аноним булу гарантияләнә!

Исегездә тотыгыз, сезнең үз вакытында һәм дөрес мәгълүмат күп кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын саклап калырга ярдәм итә ала, бәлки сезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз!

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлеге телефоннары (884362)2-33-42, 02, кәрәзле элемтә операторлары 112.

2019 елның 9 мартында Байлар Сабасы бистәсендә «Аргамак» картодромында киез итек киеп мини-футбол буенча ачык Турнир узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International