12 март көнне Олы Нырты авыл китапханәсендә "Ак калфак" хатын-кызлар клубының чираттагы утырышы узды.
Шекше мәдәният йортында бәйрәм кичәсе оештырылды. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан әзерләнгән бу чара гадәти булмаган исем белән “Татарча Лучше всех!” дип аталды. Ул беренче каналдан баручы популяр тапшырудан эчтәлеге белән дә, форматы белән дә аерылып торса да, максат бер иде: иң- иң яхшыларны ачыклау. Бәйрәм кичәсенә әзерлек бер- ике атна алдан башланды. Иң элек ватс –аптагы Шекше, Алан-Елга, Сәрдә авылларында яшәүчеләрне, якташларны берләштергән “Авылдашлар якташлар- без!” дип исемләнгән төркемгә игълан эленеп, әлеге авыллардагы иң уңган хуҗабикәләр, гөл-чәчәкләр үстерүчеләр, тегүче-чигүчеләр, бәйләүчеләр, үз куллары белән төрле эшләнмәләр ясаучылар, аш-су осталары, хатын-кызларның матурлыгын кайгыртучылар, дини һәм рухи тәрбия бирүчеләр, мәдәни тормышта актив катнашучы туташ һәм ханымнар барланды. Аларның барысы да әлеге бәйрәм кичәсенә чакырылды. Үз куллары белән матурлык тудырган ханымнар алып килгән барлык эшләнмәләр, ризыклар һ.б тамашачылар каршына күргәзмәгә куелып, алар белән якыннан танышу мөмкинлеге тудырылды.
Бәйрәм кичәсе күңелле миниатюра, дәртле җыр, алып баручылар Рәйсә Габделхакова һәм китапханәче Флүзә Фазылованың сәламләү- тәбрикләү сүзләре белән башланып китте, Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов та гүзәл затларны бәйрәм белән котлап, җырлар башкарды. Кичәнең төп өлешендә исә, уңган ханымнар, аш-су осталары сәхнәгә чакырылып, үзләре башкарган хезмәт, ничек итеп матурлык тудырулары турында сөйләде, тәҗрибәләре белән уртаклашты. Мәсәлән, Гүзәл Гомәрова макияж һәм прическа ясау серләрен ачып, мастер-класс күрсәтте. Тәрәзә төпләрен тутырып гөлләр үстерүче, җәй көннәрен бакчаларын чәчәкләргә күмүче осталар Зөлфия Зәйнәгыева, Айсылу Ибраһимова һәм Рузилә Газизова чыгышы да бик файдалы булды, алар күпсанлы сорауларга да җавап бирде. Нурания Мирзагаләмова, Сәвия Шәрифуллина, Зәлилә Әхмәтшина, Рузилә Газизова, Ләйлә Авзалова, Гөлсинә Мирзегаләмова, Рәмзилә Нәгыймова тегү-чигү, бәйләү һ.б төрле кул эшләре башкаручы осталар буларак хөрмәтләнде. Әлеге кичәгә телеңне йотарлык баллы төш һәм искиткеч тәмле, чын сәнгать әсәренә тиңләрлек тортлар пешереп алып килгән Фирдәүсә Нәзирова, Ләйлә Авзалова һәм Гөлия Гатиятова да сәхнәгә күтәрелеп, әлеге хикмәтле нигъмәтләрне әзерләү ысуллары, серләре белән таныштырды. Авыл халкы күңеленә акыч табып, аларны дин юлына бастыручы хөрмәтле ханымнар Бибинур Зәйниева һәм Алсу Ханнановаларның үтемле чыгышын да бәйрәм кичәсенә килүчеләр яратып кабул иттеләр. Алсу Хафизова исә, мөселманча итеп яулык бәйләү алымнары белән таныштырды.
Кичә сәхнә осталары башкаруында җыр-биюләр, скетчлар белән үрелеп барды. Рузилә Газизова шушы бәйрәм уңаеннан үзе иҗат иткән шигырен дә укып күрсәтте. Кичәдә катнашучылар һәм тамашачылар белән төрле уен- бәйгеләр үткәрелде. Аларның барысына да бүләкләр, ә иң-иң яхшыларга “”Татарча Лучше всех!” медальләре тапшырылды.
Кичә өчен махсус бәйрәмчә презентация ясалды. Бәйрәм чарасын Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл җирлеге башлыгы Р. Хәйртдинов һәм авыл китапханәсе хезмәткәре Ф.Фазылова ярдәме белән оештырды.
2019 елның 12 мартында МБУ "Спорт комплекс " та хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм ИП арасында хатын-кызлар командалары волейболы буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының финал уеннары узачак (Байлар Сабасы зонасы).
9 март көнне Шәмәрдән авылы боз мәйданчыгында алкалы хоккей буенча ветераннар командасы дусларча очрашу уткәрде. Җиңүчеләр исә акчалата һәм бүләкләргә ия булды.
"Шоколад» бакчасында балалар робот техникасы – төрле механизмлар конструкцияләү һәм программалаштыру белән мавыгалар. Балаларга үз куллары белән чын робот ясау һәм үз хезмәтләре нәтиҗәсен күрү бик кызыклы. Эшчәнлекнең бу төре балаларда техник осталыкларын формалаштыра, пөхтәлекне, нәтиҗәгә юнәлтелгән тырышлыкны, түземлекне үстерә.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре һәрдаим социаль яктан авыр хәлдә калган, күп балалалы, аз керемле, мөмкинлекләре чикле гаиләләрнең балалары һәм районның белем бирү учрежденияләрендәге балалар белән профилактик эшчәнлек алып баралар.
8 март көнне Олы Нырты авыл җирлеге авыл клубларында 8 Март бәйрәм уңаеннан “Ягез әле, кызлар!” конкурсы уздырылды. Авылларыбызның хатын-кызлары ике командага бүленеп конкурсларда үзара көч сынаштылар. Чара күңелле, дустанә атмосферада узды.
Балаларга юлда үзеңне тоту кагыйдәләрен кече яшьтән өйрәтү зарур. Сабабаш авылы “Кояшкай” балалар бакчасында бу өлкәдә актив эш алып барыла
"Аш-Су" кулланучылар җәмгыятенең 2018 елда гомуми товар әйләнеше 50412 мең сум тәшкил иткән.
2019 елның 1-7 мартыннан Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең белгечләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре, газ хезмәте һәм электр челтәрләре хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә газ, мич һәм электр җайланмаларын тикшерү, шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча аңлату эшләре алып бардылар.