Балаларга юлда үзеңне тоту кагыйдәләрен кече яшьтән өйрәтү зарур. Сабабаш авылы “Кояшкай” балалар бакчасында бу өлкәдә актив эш алып барыла. Төркемнәрдә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү уен, әңгәмә, экскурсия форматында, кызыклы итеп оештырыла. Балаларның алган белемнәрен ныгыту максатыннан, әледән-әле төрле чаралар уздырылып тора.
Зурлар төркеме балалары тәрбиячеләре Гөлназ Илдус кызы белән берлектә “Юл йөрү кагыйдәләре” дип исемләнгән КВН үткәрделәр. Балалар, әкияти персонаж - Убырлы карчыкны үзләренә кунакка чакырып, юл йөрү кагыйдәләренә төшендерделәр, төрле биремнәрне бик җайлы гына үтеп чыктылар. Бу чарада «Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Гүзәл Нәзифовна да катнашты, балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәген искәртте.