«СОК – Стань Одной Командой " республика конкурсының финал этабы

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Шушы көннәрдә районыбыз укучылары «СОК - Стань Одной Командой" укучылар үзидарә органнарының республика конкурсының финалында катнашып кайттылар. Әлеге конкурсның сайлап алу  этабында бөтен республикадан 210 команда катнашты. Финал этабына республиканың 20 иң көчле, ачык, креатив командалары  чакырылган иде.  Конкурс кысаларында активистлар узләренең иҗади визитка – күргәзмәләрен, үз проектларын, идеяләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, төрле кызыклы уеннарда һәм күңел ачу чараларында катнаштылар

Конкурс нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:  Саба гимназиясе Балалар думасы активистлары «Традицияләргә тугрылык» номинациясендә,  укучылар Советы лидерлары – Иштуган урта мәктәбе укучысы Рәхимуллина «Креативлык» номинациясендә, Явлаштау урта мәктәбе укучысы Галимҗанов Нурсиль «Традицияләргә тугрылык» номинациясендә  җиңү яуладылар һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International