ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2019 ел
шимбә

   Бәйрәм тирән тарихи тамырларга ия. Бу көнне 1906 елда Россиянең беренче Дәүләт Думасы эшли башлый. Сайлаучылар алдында җаваплылык, хокук өстенлеге, хакимиятләрне бүлү, хакимиятнең башкарма хакимиятне контрольдә тоту – боларның барысы да бүген Закон чыгаручылар эшенең нигезе булып тора.

Тэги: Бәйрәм белән!

26 апрельдә Сабабаш авылында "Әдәби манзара" булып узды.  Килдебәк авылы китапханәчесе Ләйсән Рәкыйпова бәйрәмне Тукай шигыре белән башлар җибәрде.  Авыл халкы белән бергәләп халкыбызның бай әдәби мирасына күзәтү ясалды, әдәби әсәрләр турында фикер алышынды. Сабабаш авылы халкының китапларны яратып укулары, үз фикерләрен матур итеп җиткерә белүләре сөендерде. Якташ язучыбыз Гөлсинә Галимуллинага да, "Кайнар диңгез юлы" китабының төп герое - Алтынайның прототибы Кәмәрия апага да кызыклы сораулар күп булды бүген. Клуб мөдире Гөлүсә Сабирова бәйрәмдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән  Билалова рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.


26
апрель, 2019 ел
җомга

20-22 апрель көннәрендә Казан шәһәрендәТатарстан Республикасының ат спорты Федерациясе һәм Татарстан Республикасы спорт Министрлыгы ярдәме белән оештырылган Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелегендә “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары катнашты.

Яз җитү белән татар дөньясы бөек Тукай туган көнен бәйрәм итүгә әзерләнә башлый. Бу көнне табигать тә үзгәрә, җылы кояш нурлары әйләнә-тирә мохитне генә түгел, бәлки кеше күңелен дә җылыта. 26 апрель көнне район мәдәният йортында бөек шагыйрь туган көнен зурлап билгеләп үттеләр. Кунаклар игътибарына күргәзмә, фотозона оештырылган иде. Шулай ук мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачыларны театральләштерелгән тамаша белән сөендерде, анда әкият геройлары һәм шигырь геройлары образлары күрсәтелде.

   27.11.2018 елнын 422-ФЗ нигезендэ фатир-йортларын арендага биручелэр очен узмәшгуль булып 3-4% салым тулэп эшлэу момкинлеге бар. Бу хакта хэбэрне шэхси милеклэрен арендага биручелэргэ житкерэсебез килэ. Мисал очен, бер айга шэхси милкен арендага 3 000 сумга бирсэ, узмәшгуль (самозанятый) булып теркэлгэн физик зат 90 сум салым тулэргэ тиеш, э керемне декларациялэгэн очракта (узмәшгуль булып теркэлмичэ, 3-НДФЛ декларациясе тутырып тапшырганда) салым суммасы 390 сум тэшкил итэ. Искэртеп утэбез, килэчэктэ шэхси милеклэрен арендага биручелэрне барлау йозеннэн рейдлар уздырылачак.       

19 апрель көнне  Чәбия-Чүрчи авылы клубында «Хорлар көрәше» проекты кысаларында Килдебәк авыл җирлегенең иҗат-отчет концерты булып узды.

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

27 апрель көнне Саба районында гомумрайон шимбә өмәсе һәм «Урман утырту көне»акциясе узачак. Барыгызны да район һәм җирлек территорияләрен төзекләндерүдә актив катнашырга чакырабыз.

22 апрельдә Россиядә " Җиңү Агачы»акциясе старт алды. Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе активистлары акциядә катнаштылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Саба муниципаль районында яшьләр арасында патриотик тәрбия бирү максатыннан Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Георгий тасмасы» акциясе дәвам итә. Бүген, 26 апрель акция Шәмәрдән бистәсендә узды. Яшь Гвардия активистлары 100 дән артык георгий тасмасын тараттылар.

Киләсе чара 29 апрельдә Байлар Сабасында узачак.

2019 нчы елның 26 нчы апрелендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты –интернатында тәрбияче Хузина Алисә тарафыннан “Тукай дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән эдәби чара үткәрелде.2019 нчы елның 26 нчы апрелендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты –интернатында тәрбияче Хузина Алисә тарафыннан “Тукай дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән эдәби чара үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International