ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2019 ел
якшәмбе

2019 елның 29 апелендә сәгать 14:00 Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов район активы белән киңәшмә үткәрә. Чакырылган һәм көн тәртибе исемлеге түбәнрәк.

Хөрмәтле Саба районы халкы!

    Сезне бөек бәйрәм Изге Пасха белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

    Ул тормышның шатлыгын һәм яңаруын гәүдәләндерә, игелеклелек һәм гаделлек безнең ышанычыбызны ныгыта.

    Пасха бәйрәме безгә һәр кешенең игелекле эшләр һәм иҗат итү өчен тууы турында искә төшерә. Бу көн һәр йортка шатлык һәм өмет, яхшы кәеф, иминлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч алып килсен. Гаиләләрегездә һәрвакыт тынычлык, игелек, татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен.

Тэги: Бәйрәм белән!

27
апрель, 2019 ел
шимбә

2019 елның 27 апрелендә Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Виктория» балалар һәм яшүсмерләр иҗатының X Халыкара конкурс-фестивале узды. Конкурста Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең ансамбльләре һәм аерым башкаручылары катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча лауреатлар Лауреат дипломнары һәм кубоклар белән бүләкләнде.

26 апрель көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре “Ак калфак” клубына һәм “Мирас” фольклор коллективына йөрүчеләрнең күрше Сабай авылы тамашачылары белән очрашу – бәйрәмен оештырдылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

25 апрель көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Г.Тукайның 133 еллыгы уңаеннан “Тукай безнең күңелләрдә” дип аталган тематик концерт булды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

26 апрель көнне  радиация һәлакәтләре бәла-казалары корбаннарын искә алу көне уңаеннан Кече Шыңар мәдәният йорты, Олы Шыңар авыл җирлеге һәм мәктәп белән берлектә Олы Шыңар авылында гомер итүче, “Маяк” станциясен зарарсызландыруда катнашкан Ахунҗанов Әдһәм абыйлар гаиләсендә булдык.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

   26 нчы  апрель көнне Эзмә мәдәният йортында Габдулла Тукайнын туган көне уңаеннан "Саф чишмә" балалар бакчасы балалары тарафыннан ""Тукай безнең куңеллэрдә"дип  исемләнгән әдәби музыкаль кичә булып утте.
 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

2019 елның 26 апрелендә Эзмә авыл җирлегендә гомумрайон шимбә өмәсе һәм «Урман утырту көне»акциясе узды. Акциядә Эзмә авыл җирлегенең барлык учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты. 30 төп миләш һәм 30 төп юкә үсентесе утыртылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

26 апрель көнне бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне иде.
Саба район үзәк китапханәсе 15 апрельдан 20 апрельга хәтле #сабатукайныукый марафон игълан иткән иде. Шул марафонда 463 кеше катнашты. Иң яшь катнашучыга 2 яшь булса, иң өлкән катнашучыга 81 яшь иде. Марафон җинүчеләрен Саба районы мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы бүләкләде. "Сөйкемле Шүрәле" Халыкара иҗади эшләр конкурсының район этабында актив  катнашкан балаларны Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы котлап бүләкләде.

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала. Быел татар халкының яраткан шагыйре – бөек Тукайның тууына 133 ел тулса да, бүгенгесе көндә дә аның милләтебезгә йогынтысы бәяләп бетергесез. 26 апрель көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “ Без - Тукайлы халык” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Бәйрәм чарасы авылның Тукай урамында оештырылды. Кичәдә “Акчәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, башлангыч сыйныф укучылары, әкият геройлары, авыл халкы катнашты. Дилбәр Талгатовна бәйрәмдә катнашучыларны кайнар коймак һәм чәй белән сыйлады. Әдәби-музыкаль кичә Тукайның милләт гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International