День рождения Г.Тукая

2019 елның 27 апреле, шимбә

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала. Быел татар халкының яраткан шагыйре – бөек Тукайның тууына 133 ел тулса да, бүгенгесе көндә дә аның милләтебезгә йогынтысы бәяләп бетергесез. 26 апрель көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “ Без - Тукайлы халык” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Бәйрәм чарасы авылның Тукай урамында оештырылды. Кичәдә “Акчәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, башлангыч сыйныф укучылары, әкият геройлары, авыл халкы катнашты. Дилбәр Талгатовна бәйрәмдә катнашучыларны кайнар коймак һәм чәй белән сыйлады. Әдәби-музыкаль кичә Тукайның милләт гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International