26 апрель көнне бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне иде.
Саба район үзәк китапханәсе 15 апрельдан 20 апрельга хәтле #сабатукайныукый марафон игълан иткән иде. Шул марафонда 463 кеше катнашты. Иң яшь катнашучыга 2 яшь булса, иң өлкән катнашучыга 81 яшь иде. Марафон җинүчеләрен Саба районы мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы бүләкләде. "Сөйкемле Шүрәле" Халыкара иҗади эшләр конкурсының район этабында актив катнашкан балаларны Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы котлап бүләкләде.