ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Шекше авыл җирлеге  шимбә көнне, Казан шәһәрендә, авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

   Санитар-чистарту икеайлыгы кысаларында Саба шәһәр җирлегендә агач утырту эше дәвам итә. 27нче апрель көнне республика күләмендә үткәрелгән “Урман утырту көне” акциясенә җирлектә яшәүчеләр дә бердәм кушылды. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

26 апрель көнне  Тенеки авыл клубында Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә халкыбызның сөекле улы, шагыйрь Г.Тукайның туган көне уңаеннан тормышына һәм иҗатына багышланган “Бөтен буынга кадерле шагыйрь”- әдәби сәгать үткәрелде. Чарада шагыйрьнең шигырьләре кычкырып укылды. "Тукай безнең күңелләрдә" - китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, күзәтү ясалды. Әлеге кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
  1. 26 апреля работники Верхнесиметского СДК и библиотеки провели мероприятие -  акция "Г.Тукай – Туган тел җырчысы!, приуроченное ко дню рождения великого татарского поэта Г. Тукая.  Самые юные участники мероприятия, воспитанники детского сада “Ромашка” читали стихи, басни, сказки Г. Тукая, а также пели песни, написанные на стихи поэта.

Мероприятие продолжалось на улице Тукая. И дети, и молодежь и взрослые приняли активное участие.

Чернобыль фаҗигасе кайтавазы әле бик күп еллар сөйләнер. Бу фаҗигане тарихтан сызып ташлап булмый, шуңа күрә дә яшь буын кешеләре фаҗига турында белергә тиеш һәм хәтерләргә тиеш. Шул максаттан 27 апрель көнне Туктар һәм Явлаштау  авыл китапханәсендә клуб белән берлектә  “Чернобыль. 1986 елның фаҗигасе” дигән темага тарих сәгате үткәрелде. Китапханәче чарада катнашучыларны  Чернобыльда булган фаҗига турында тирәннәнрәк таныштырды һәм шул вакытта туган авырлыклар турында да сөйләде.

27 нче апрельдә, Татарстан күләмендә үткән "Урман утырту көне" акциясе кысаларында, Арташ авыл җирлеге территориясендә чыршы, миләш, юкә, карагай һәм җиләк-җимеш агач һәм куаклары үсентеләре  утыртылды. Акциядә җирлегебезнең барлык бюджет оешмалары, мәктәп укучылыры, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты. 150 дән артык үсентеләр утыртылды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

28
апрель, 2019 ел
якшәмбе

Бүген, 28 апрель көнне, Ленин исемендәге мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Виктория» балалар һәм яшүсмерләр иҗатының X Халыкара конкурс-фестиваленең икенче көне узды. Анда Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография һәм сәнгать бүлеге укучылары катнашты.

28 апрель көнне XIX «Идел йорт» төбәкара театр коллективлары конкурсы узды. Юлбат мәдәният йортының «Мирас» театр коллективы катнашты һәм уңышка иреште.

2019 елның 27 апрелендә сәләтле балалар өчен мәктәп-интернат базасында Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган шахмат буенча "иң көчлеләр" турниры узды.

     2019 елның 12-19 апрель көннәрендә Ульяновск шәһәрендә физик культура буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олы Кибәче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Давлиев Ильяс физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче булды. Ә сәләтле балалар өчен мәктәп - интернатның 9 нчы сыйныф укучылары Кашапов Азат һәм Борһанова Ләйсән бу олимпиадада призерлар булдылар.       Физик культура укытучылары Вафин Ленар Ренат улы һәм Мөбәрәкҗанов Раил Рәшит улына укучыларны яхшы әзерләгәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ныклы сәламәтлек, уңышлар, яңа казанышлар һәм җиңүләр телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International