Физик культура буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы

2019 елның 28 апреле, якшәмбе

     2019 елның 12-19 апрель көннәрендә Ульяновск шәһәрендә физик культура буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олы Кибәче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Давлиев Ильяс физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче булды. Ә сәләтле балалар өчен мәктәп - интернатның 9 нчы сыйныф укучылары Кашапов Азат һәм Борһанова Ләйсән бу олимпиадада призерлар булдылар.       Физик культура укытучылары Вафин Ленар Ренат улы һәм Мөбәрәкҗанов Раил Рәшит улына укучыларны яхшы әзерләгәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ныклы сәламәтлек, уңышлар, яңа казанышлар һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International