26 апрель көнне Тенеки авыл клубында Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә халкыбызның сөекле улы, шагыйрь Г.Тукайның туган көне уңаеннан тормышына һәм иҗатына багышланган “Бөтен буынга кадерле шагыйрь”- әдәби сәгать үткәрелде. Чарада шагыйрьнең шигырьләре кычкырып укылды. "Тукай безнең күңелләрдә" - китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, күзәтү ясалды. Әлеге кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.