26 апрель көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре “Ак калфак” клубына һәм “Мирас” фольклор коллективына йөрүчеләрнең күрше Сабай авылы тамашачылары белән очрашу – бәйрәмен оештырдылар. Очрашу – фольклор концерт формасында үтте, фольклор күренешләр, җыр – бию белән аралашып барды. Г.Тукай туган көнгә багышланган әдәби композиция куелды, чәй өстәле артында җанлы аралашу белән дәвам итте