26 апрель көнне радиация һәлакәтләре бәла-казалары корбаннарын искә алу көне уңаеннан Кече Шыңар мәдәният йорты, Олы Шыңар авыл җирлеге һәм мәктәп белән берлектә Олы Шыңар авылында гомер итүче, “Маяк” станциясен зарарсызландыруда катнашкан Ахунҗанов Әдһәм абыйлар гаиләсендә булдык, хәлләрен белдек, күчтәнәч – бүләкләр тапшырдык. Балалар Әдһәм абый сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладылар, үзләренең җыр, шигырь, биюләрен бүләк иттеләр.