20-22 апрель көннәрендә Казан шәһәрендәТатарстан Республикасының ат спорты Федерациясе һәм Татарстан Республикасы спорт Министрлыгы ярдәме белән оештырылган Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелегендә “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары катнашты.
Ярышларда Татарстан, Башкортостан, Марий Эл республикаларыннан, Самара, Оренбург өлкәләреннән барлыгы 21команда, 120 спортчы һәм 113 ат катнашты. Әлеге ярышларның иң яхшы спортчылары Татарстан Республикасының ат спорты буенча җыелма команда составында Идел буе федераль округының Чемпионаты һәм Беренчелегендә республикабыз данын яклаячаклар.
“Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче Ахметвалиев Айрат Лопинг атамалы атта “Открытый класс” категориясендә беренчелекне яулады.
Шәхси беренчелектә 4 яшьлек аттагы җайдаклар арасында “Сабантуй” спорт мәктәбе тренерлары Ахмитшина К.Н. һәм Мустафин Р.А. беренче һәм өченче урыннарга лаек булдылар.
Спортчыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да унышлар теләп калабыз!