Бәйрәм тирән тарихи тамырларга ия. Бу көнне 1906 елда Россиянең беренче Дәүләт Думасы эшли башлый. Сайлаучылар алдында җаваплылык, хокук өстенлеге, хакимиятләрне бүлү, хакимиятнең башкарма хакимиятне контрольдә тоту – боларның барысы да бүген Закон чыгаручылар эшенең нигезе булып тора.
Элеккеге Россия Закон чыгаручылары тәҗрибәсе һәм традицияләренә таянып, ике дистә ел эчендә федераль законнар базасы һәм региональ законнар булдырдылар, иҗтимагый килешүләргә җиңел булмаган юл уздылар, нәтиҗәле закон чыгару процессын, хакимиятнең барлык тармакларының үзара хезмәттәшлеген җайга салдылар. Парламент традициясе диалог алып бару, бер – берсен тыңларга һәм ишетергә, сәяси компромисс кирәклеген, килешә белү һәм позицияләрне килештерә белү-болар барысы да күбесенчә сәяси тотрыклылыкны һәм илнең киләчәк үсешен билгели.
Россия парламентаризмы көнендә барлык дәрәҗәдәге депутатларга һөнәри үсеш һәм сайлаучыларның ярдәмен телисе килә. Ватан хакына нәтиҗәле эш һәм зур казанышлар теләп калабыз!