Традицион бәйрәм "Коляда, коляда! Отворяй ворота!"

2025 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе

7 январь көнне Кырбаш авыл мәдәният йорты мөдире авыл халкы белән бергә " Коляда, коляда! Капкаңны ач!" дигән традицион бәйрәм уткәрде. Коляда-иң борынгы Раштуа йоласы. Коляда-йорт хуҗаларына киләсе елга иминлек, сәламәтлек һәм чәчәк ату теләге ул. Без Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Альберт Кави улы белән бергә йөрдек, авылдашларыбызның йортларында булдык, Раштуа бәйрәме белән котладык, гармунга кушылып җырлар җырладык, фатиха алып килдек. Колядадан соң йорт хуҗалары колядникларны кыздырылган үрдәк, бәлеш, җиләк-җимеш, конфет белән сыйладылар. Бу йола кешеләрне бәйли, аларга традицияләрнең мөһимлеген искә төшерә. Барлык авылдашлар колядовщикларга рәхмәт әйттеләр, бу йола өчен рәхмәтле булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International