Яз җитү белән татар дөньясы бөек Тукай туган көнен бәйрәм итүгә әзерләнә башлый. Бу көнне табигать тә үзгәрә, җылы кояш нурлары әйләнә-тирә мохитне генә түгел, бәлки кеше күңелен дә җылыта. 26 апрель көнне район мәдәният йортында бөек шагыйрь туган көнен зурлап билгеләп үттеләр. Кунаклар игътибарына күргәзмә, фотозона оештырылган иде. Шулай ук мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачыларны театральләштерелгән тамаша белән сөендерде, анда әкият геройлары һәм шигырь геройлары образлары күрсәтелде.