26 апрельдә Сабабаш авылында "Әдәби манзара" булып узды. Килдебәк авылы китапханәчесе Ләйсән Рәкыйпова бәйрәмне Тукай шигыре белән башлар җибәрде. Авыл халкы белән бергәләп халкыбызның бай әдәби мирасына күзәтү ясалды, әдәби әсәрләр турында фикер алышынды. Сабабаш авылы халкының китапларны яратып укулары, үз фикерләрен матур итеп җиткерә белүләре сөендерде. Якташ язучыбыз Гөлсинә Галимуллинага да, "Кайнар диңгез юлы" китабының төп герое - Алтынайның прототибы Кәмәрия апага да кызыклы сораулар күп булды бүген. Клуб мөдире Гөлүсә Сабирова бәйрәмдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.