Саба муниципаль районында яшьләр арасында патриотик тәрбия бирү максатыннан Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Георгий тасмасы» акциясе дәвам итә. Бүген, 26 апрель акция Шәмәрдән бистәсендә узды. Яшь Гвардия активистлары 100 дән артык георгий тасмасын тараттылар.
Киләсе чара 29 апрельдә Байлар Сабасында узачак.