Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты –интернатында “Тукай дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән эдәби чара

2019 елның 26 апреле, җомга

 

2019 нчы елның 26 нчы апрелендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты –интернатында тәрбияче Хузина Алисә тарафыннан “Тукай дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән эдәби чара үткәрелде.

26 нчы апрель – Тукай көне. Бу көн татар халкы өчен аерым бер үзенчәлекле, җылы, матур бер бәйрәмгә әверелде.

Бездә балалар белән интернатыбызда ел саен Тукай көнен билгеләп үтәбез. Көнебезне “Туган тел” белән башлыйбыз һәм тәмамлыйбыз. Бүгенге чарада балалар Тукайның шигыйрьләрен, җырларын бик теләп башкардылар, тематик стендлар ясадылар, рәсем конкурсы оештырдылар. Соңыннан “Шүрәле”мультфильмын карадылар.

 

Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлек” бүлегендә “Беркайчан да сугыш булмасын !" дип исемләнгән видеодәрес үткәрелде.

2019 елның 25 нче апрелендә  Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Шаймурзина И.М. “Беркайчан да сугыш булмасын" дип исемләнгән видеодәрес үткәрде.

Катнашучылар: 5 бала.

Тәрбияче шөгыльне балаларга Бөек Ватан сугышы турында видеоязма күрсәтүдән башлады. Төрле кадрлар һәм сугыш турында хикәяләр яңгырады. Бүлмәдә тынлык торды. Бөтен балалар да кызыксынып экранга карап утырдылар.

Шөгыль ахырында әңгәмә үткәрелде. Тәрбияче балаларга сугыш турындагы авырлыклар һәм бер – берсенә ничек ярдәм итүләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International