ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2019 ел
җомга

    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да милли бәйрәм-Сабантуй белән котлыйм!

    2 июльдән 4 июльгә кадәр Татарстан Республикасының Лаеш районында «Татарстанда кыр көне - 2019 " кыр форматындагы иң зур күргәзмә узачак. Рәсми ачылыш тантанасы 2 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак, аның барышында республика башлыгы һәм рәсми кунаклар экспозицияне караячак, катнашучылар стендларын караячак һәм Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләре агросәнәгать комплексы яңалыклары белән танышачак.

Гражданнарны күчмә кабул итү

   Районыбызда татар халкының милли гореф-гадәтләрен саклап калу өстендә күләмле эш алып барыла. Борынгыдан килгән традицияләрне киләчәк буыннарга да тапшыру – безнең мөһим бурыч. Сабантуй бәйрәме – үз хезмәтләрендә зур уңышларга ирешүчеләрне данлауны да, кыр батырларына хөрмәт күрсәтүне дә, җыр-бию, уен-көлкене дә үз эченә алган милли бәйрәмнәрнең берсе.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

2019 елгның 6 нчы июнендә Югары Утар балалары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  хатын –кыз депутатлары «Мэрхэмэт - Милосердие» берләшмәсе тарафыннан оештырылган  “Без бергә!” дип исемләнгән хәйрия проектында катнаштылар. Ул Казан шәһәренең «Мәскәү» мәдәни үзәгендә ,булып  узды.

Менә изге Рамазан ае да тәмамланды. Мишә авыл җирлегендәге авыл халкы  мәчетләрдә Ураза гаетен бәйрәм намазын уку белән билгеләп үтте.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә. Юкка гына түгел, әлбәттә. Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре А.С. Пушкин туа. “Җәйге уку залы” кысларында китапханәче  Мостафина Гөлнара бөек рус шагыйренең 220 еллыгына багышланган саф һавада “Пушкин иҗаты аһәңе”- күргәзмә оештырды. Узып баручылар һәм дә китапханәнең даими укучылары бөек шагыйрьнең әсәрләре белән таныштылар, «Я вас любил», «У лукоморья», «Зимнее утро» шигырләрен яттан сөйләп күрсәттеләр. Александр Сергеевич Пушкинның поэзия дөньясы үзенә тартып тора, балаларны гаҗәпләндерә, югары хисләр уята.

Бөек шагыйрьнең китаплары төрле яшьтәге, милләттәге халыкларны берләштереп тора. Аның әсәрләре дөньяның барлык төбәкләрендә үзен олылаучыларны, ихтирам итүчеләрне тапкан.


 

Сөлге җыю – татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

1 июнь көнне бөтен җир шары буйлап балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Балалар – тормыш чәчәкләре. Һәрберебез балачагын сагынып искә ала. Ә үсеп буйга җиткәч, балаларга сокланып, яратып карыйбыз. Аларны сау-сәламәт, бәхетле итеп күрүдән дә зур сөенеч юк олылар өчен.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

31 нче май көнне Саба районының Лесхоз бистәсендә ирекле ярдәмчеләр-бөтен республикадан янгын сүндерүчеләр «Татарстан Республикасы ирекле янгынчылыгының иң яхшы подразделениесе» республика смотр-конкурсының йомгаклау этабы кысаларында хәрби җәелдерү буенча унынчы ярышларга җыелды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International