Сөлге җыю – татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе. Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: егетләр гармуннар тота, кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә кереп, такмак әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр. Ә өй хуҗалары , үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар. Шушы максат белән, Лесхоз Мәдәният Йорты хезмәткәрләре 2 нче июньдә бирнә җыю оештырдылар, милли бәйрәмгә – Сабантуйга бирнә җыйдылыр