Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты –интернаты «Без бергә! " дип исемләнгән хәйрия проектында катнашты

2019 елның 7 июне, җомга

2019 елгның 6 нчы июнендә Югары Утар балалары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  хатын –кыз депутатлары «Мэрхэмэт - Милосердие» берләшмәсе тарафыннан оештырылган  “Без бергә!” дип исемләнгән хәйрия проектында катнаштылар. Ул Казан шәһәренең «Мәскәү» мәдәни үзәгендә ,булып  узды.

Аның төп максаты-сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тормышына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү, аларның җәмгыятьтәге иҗади үсешенә һәм үз-үзен тормышка ашыруга ярдәм итү.

Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләр " Салават күпере» ансамбле белән берлектә «Соприкосновение» биюен башкардылар. Чыгышлардан соң барлык катнашучыларга да медальләр һәм бүләкләр тапшырылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International