Байлар Сабасында Сабантуйга әзерлек башланды

2019 елның 7 июне, җомга

   Районыбызда татар халкының милли гореф-гадәтләрен саклап калу өстендә күләмле эш алып барыла. Борынгыдан килгән традицияләрне киләчәк буыннарга да тапшыру – безнең мөһим бурыч. Сабантуй бәйрәме – үз хезмәтләрендә зур уңышларга ирешүчеләрне данлауны да, кыр батырларына хөрмәт күрсәтүне дә, җыр-бию, уен-көлкене дә үз эченә алган милли бәйрәмнәрнең берсе.

    Бәйрәмгә әзерлек эше исә, мөгаен, бирнә җыюдан башланадыр. Байлар Сабасында әлеге эш ел саен югары дәрәҗәдә оештырыла. Бистәдәге оешма, учреждение һәм предприятие хезмәткәрләре бүленгән урамнар буйлап, бәйрәм рухы тудырып, гармун моңы таратып бүләк җыя, бала-чага тәм-том җыеп рәхәтләнә. Бирнә җыюда үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез, алдагы елларда да  илләр имин һәм тыныч булып, Сабантуен каршы алырга язсын дигән теләктә калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International