Балалар – тормыш чәчәкләре

2019 елның 7 июне, җомга

1 июнь көнне бөтен җир шары буйлап балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Балалар – тормыш чәчәкләре. Һәрберебез балачагын сагынып искә ала. Ә үсеп буйга җиткәч, балаларга сокланып, яратып карыйбыз. Аларны сау-сәламәт, бәхетле итеп күрүдән дә зур сөенеч юк олылар өчен. Шул уңайдан 1 нче июнь көнне,Лесхоз бистәсендә бәйрәм чарасы үтте.Балаларның спортчан азарт, хисләр ташкыны белән көч сынашуларын күзәтү без - олыларны да балачакка алып кайттып килде. Уенардагы күңелле мизгелләрне фотографияләрдә күрә аласыз. Бүгенгедәй күкләребез шулай аяз булсын һәм тирә-якта балаларның шат йөзләре, көлгән тавышлары яңгырап торсын!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International