Саф һавада “Пушкин иҗаты аһәңе”- күргәзмә оештырды

2019 елның 7 июне, җомга

Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә. Юкка гына түгел, әлбәттә. Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре А.С. Пушкин туа. “Җәйге уку залы” кысларында китапханәче  Мостафина Гөлнара бөек рус шагыйренең 220 еллыгына багышланган саф һавада “Пушкин иҗаты аһәңе”- күргәзмә оештырды. Узып баручылар һәм дә китапханәнең даими укучылары бөек шагыйрьнең әсәрләре белән таныштылар, «Я вас любил», «У лукоморья», «Зимнее утро» шигырләрен яттан сөйләп күрсәттеләр. Александр Сергеевич Пушкинның поэзия дөньясы үзенә тартып тора, балаларны гаҗәпләндерә, югары хисләр уята.

Бөек шагыйрьнең китаплары төрле яшьтәге, милләттәге халыкларны берләштереп тора. Аның әсәрләре дөньяның барлык төбәкләрендә үзен олылаучыларны, ихтирам итүчеләрне тапкан.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International