«Татарстан Республикасы ирекле янгынчылыгының иң яхшы подразделениесе» республика смотр-конкурсы

2019 елның 7 июне, җомга

31 нче май көнне Саба районының Лесхоз бистәсендә ирекле ярдәмчеләр-бөтен республикадан янгын сүндерүчеләр «Татарстан Республикасы ирекле янгынчылыгының иң яхшы подразделениесе» республика смотр-конкурсының йомгаклау этабы кысаларында хәрби җәелдерү буенча унынчы ярышларга җыелды. Быел Татарстанда иң яхшы ИЯС командасы дип аталу хокукы өчен 44 команда көрәште-муниципаль ярышларда җиңүчеләр, бу өч йөздән артык ирекле янгын сүндерүчеләр. Ярышларның төп призы-янгын сүндерү машинасы.

Ярышларны тантаналы рәвештә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов ачты.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Саба районыннан «Мингер» ИЯТ иреклеләре җиңү яулады. Икенче урынны Тукай районыннан «Бетьки» ирекле янгын сүндерүчеләре яулады, өченче урынны Яшел Үзән районыннан «Раиф монастыре» ирекле янгын сүндерүчеләре алды. Барлык призерларга да ИЯС бүләкләре, грамоталар һәм акчалата премияләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International