Хөрмәтле Саба районы халкы! «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында барлык теләүчеләрне ГТО нормативларын үтәргә чакырабыз. 8(84362)24589,89172644432. телефоннары буенча язылырга мөмкин.
Шулай ук тулырак мәгълүматны сайтта карагыз https://gto.ru.
Подрядчы оешма ҖЧҖ "ПМК - Мелиорация" тарафыннан "Ш.т.п Байлар Сабасында хоккей мәйданчыгы төзелеше" һәм "Ш.т.п. Байлар Сабасында УПС төзелеше" буенча җир эшләре башланды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалу турында хәбәр итә. Конкурста җиңүчеләр буенча грантларның гомуми суммасы 350 млн. сум тәшкил итә, шуның 203 млн. сумы (58%) - федераль бюджеттан.
6 июнь көнне Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды
3 июнь көнне Юлбат бр АХП ҖЧҖ хуҗалыгында.Килдебәк авыл җирлегендә чәчүлекләрнең торышы һәм азык әзерләүнең торышы буенча семинар киңәшмә узды
"Балкыш" тернәкләндерү үзәгендә физик дәвалану культурасы буенча инструктор Айгөл Гәрәева тарафыннан HUR махсус пневматик тренажерларында шәхси һәм төркем белән сәламәтләндерү дәресләре үткәрелә.
Явлаштау авыл җирлегендә көндәлек Сабантуй бәйрәмнәренә әзерлек эшләре алып барыла. Шул уңайдан җирлек территориясе чистартыла, печәннәр чабыла, Сабантуй мәйданы төзекләндерелә. Бәйрәм рухы кертеп Явлаштау һәм Мишәбаш авылларында традицион рәвештә бирнәләр җыю оештырылды. Халык үз чиратында дөньялар имин булсын, игеннәр мул булсын, тәннәрдә сәләматлек булсын дип теләкләр теләде!
2-6 июнь көннәрендә Эзмә авыл җирлегенә кергән барлык авылларда Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Бирнә җыю бәйрәмнең иң күңелле, төп йолаларының берсе булып санала.Авыл халкы узлэренең буләклэрен тапшырды. Бирнә җыючылар баянга кушылып татар халык җырларын җырладылар,куңелле биюләр биеде.
5 июнь көнне Татар Икшермә мәдәният йорты җитәкчесе Асанова Алинә балар белән Иске Икшермә авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр һәм “Безнең яшел планетабызны саклыйк ”дигән экологик сәгаттә катнаштылар. Китапханәче балаларга табигат турында викторина, табышмаклар конкурсы, экология өлкәсендәге проблемалар һәм аларны бетерү ысуллары, табигатьне саклау алымнары турында сөйләде. Экология сәгате табигат турында китаплар карау һәм аларны кычкырып уку белән тәмамләнде.