Явлаштау авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме "Сабантуй"га әзерлек бара

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Явлаштау авыл җирлегендә көндәлек Сабантуй бәйрәмнәренә әзерлек эшләре алып барыла. Шул уңайдан җирлек территориясе чистартыла, печәннәр чабыла, Сабантуй мәйданы төзекләндерелә. Бәйрәм рухы кертеп Явлаштау һәм Мишәбаш авылларында традицион рәвештә бирнәләр җыю оештырылды. Халык үз чиратында дөньялар имин булсын, игеннәр мул булсын, тәннәрдә сәләматлек булсын дип теләкләр теләде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International