5 июнь көнне Татар Икшермә мәдәният йорты җитәкчесе Асанова Алинә балар белән Иске Икшермә авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр һәм “Безнең яшел планетабызны саклыйк ”дигән экологик сәгаттә катнаштылар. Китапханәче балаларга табигат турында викторина, табышмаклар конкурсы, экология өлкәсендәге проблемалар һәм аларны бетерү ысуллары, табигатьне саклау алымнары турында сөйләде. Экология сәгате табигат турында китаплар карау һәм аларны кычкырып уку белән тәмамләнде.