"Кояшкай"да көннәр тиз һәм күңелле уза. Көннең беренче яртысында укучыларны кызыклы дәресләр көтсә, төштән соң алар төрле спорт, мәдәни чараларга таралалар. Ә кичен исә балалар отрядларны тагын да берләштерә торган кызыклы уеннарда катнашалар. Бүген балалар өчен Болгар шәһәренә экскурсия оештырылды. Тарихи экспонатлар, биналар белән танышудан тыш алар "Борынгы Болгар хәзинәсе" дип исемләнгән квест уенда да катнаштылар. Сәяхәт балаларның күңелләрендә, һичшиксез, озакка сакланыр.