Югары Шытсу авылында яшәүче Зайнуллина Рәйсә Галимулла кызы 90 яшҗлек юбилеен билгеләп үтте.
11нче июль көнне Шекше һәм Явлаштау мәдәният йортлары хезмәткәрләре "Балачак планетасы" дип исемләнгән уеннар программасы әзерләп, ике авыл балалары арасында очрашу, "Дуслык марафоны" оештырды. Әлеге чара барышында малайлар һәм кызлар үзара танышып, аралашып, төрле бәйге-уеннарда катнашып күңел ачты. Табигать кочагында әзерләнгән уртак табын янына җыелып ял итте. Әлеге марафон һәр җәйне үткәрелә, дуслар саны елдан-ел арта бара.
12 июль көнне 16:15 сәгатьтә Саба муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залында район активы белән киңәшмә утырышы узачак. Киңәшмәне Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н. Миннеханов үткәрә. Чакырылганнар исемлеге һәм повестка кушымта итеп бирелә.
Хөрмәтле Саба районы халкы! «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында барлык теләүчеләрне ГТО нормативларын үтәргә чакырабыз. 8(84362)24589,89172644432. телефоннары буенча язылырга мөмкин.
Бүген безнең балалар бакчасында «Күңелле стартлар» дип аталган спорт чарасы уздырылды.
"Мелиорация-Строй" ҖЧҖ подрядчы оешмасы Саба муниципаль районы Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселокта дренаж системасын төзү буенча эшләр башкара.
11 июль көнне Гаилә атналыгы уңаеннан “Гаилә учагы” дип исемләнгән китап-журналлар күргәзмәсе төзелде, “Танылган артистлар һәм бәхетле гаилә” темасына әңгәмә, “Мәкальне тәмам кыл!” уены уйнатылды, өйгә укыр өчен китаплар бирелде.
Байлар Сабасы бистәсендә төзелеш эшләре ел дәвамында туктап тормый. Шулай да аның иң кызган вакыты җәй айларына туры килә. Бу көннәрдә Байлар Сабасы бистәсендә халыктан җыелган җирле референдум акчасы хисабына Овражный тыкрыгында урнашкан автомобильләр һәм җәяүлеләр өчен күпер төзекләндерү эше тәмамланды.
ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга әзерлек уңаеннан мәдәни чаралар уздырыла.Иләбәр авыл китапханәсе,клуб хезмәткәрләре бу уңайдан”Тарих эзләре буйлап” дигән исем астында җирлектә урнашкан тарихи урыннар буйлап велосәяхәткә чыктылар.Әби патша юлында урнашкан тарихи күпер белән таныштылар,”Мулла елгасы”,урыны гына калган элекеге Шмит авылы турында бай мәгълумат тупладылар.Сәяхәт табигать кочагында Н.Нәҗминең “ Туган тел” шигырен укып флэшмоб белән тәмамланды.
Велосипед - иң экономияле генә түгел, дөньяда иң күңелле һәм позитив транспорт! Без барыбыз да җәйне түземсезлек белән көтәбез,чөнки җәй көне күп кенә вакытны велосипед белән йөреп үткәреп була. 3 июль көнне Пүкәл авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре малайлар һәм кызлар өчен велоузыш оештырдылар. "Сәламәт һәм көчле бул»дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә ахырында балалар файдалы гадәтләрне үстерергә, сәламәтлекне сакларга кирәклеген аңладылар. Моның өчен кечкенәдән актив яшәү рәвеше алып барырга, чыныгу, спорт белән шөгыльләнергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк дигән нәтиҗә чыгардылар.