Югары Шытсу авылында яшәүче Зайнуллина Рәйсә Галимулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Рәйсә апа гомере буе колхозда төрле эшләрдә эшләп, соңыннан фермада хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан. Тыл ветераны. Күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна күрә аны авылдашлары хөрмәт итә.