ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2019 ел
шимбә

10 нче июль көнне Сатыш мәдәният йорты каршында балалар өчен Аттракцион эшләде. Балалар  уен мәйданчыгында рәхәтләнеп куңел ачтылар, попкорн - баллы вата  белэн сыйландылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

12
июль, 2019 ел
җомга

   12 июль көнне Саба аграр көллияте коллективы үзенең мәһабәт яңа уку корпусында Казан Дәүләт аграр университетыннан кунаклар кабул итте. Алар көллиятебезне 10 еллык юбилее белән котладылар, ирешкән уңышлары өчен коллективка һәм директорыбыз Закирҗан Миннемулловичка рәхмәт эйттелэр, киләчәктә бергә кулга-кул тотышып хезмәттәшлек итү теләген белдерделәр.
 

   20 июльдә   Питрәч авылы  наратлыгында   4 нче  Бөтенроссия «Скорлупино» яшьләр  фестивале узачак. Чараны  “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО һәм Питрәч  муниципаль районы башкарма комитеты  оештыра. 

08.07.2019 Иштуган авыл җирлегендә Саба муниципаль районы башлыгы Раис Минниханов булып китте. Килүнең максаты кытай таякчыклары әзерләү цехы эшенең барышы белән танышу иде.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

    Байлар Сабасының Мәктәп урамы җәяүлеләрнең күп йөрүе, шулай ук транспорт чараларының күп хәрәкәтләнүе белән дә аерылып тора. Шуңа да әлеге урамда яңа тротуар кирәклеге көн кадагындагы мәсьәлә булып тора. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Авыл көне ― ул авылдашларның зур гаиләсе өчен һәрвакыт игелекле һәм якты тантана. Бу көннең атмосферасын сүзләр белән аңлатып булмый. Барлык авылдашларның да күңелендә  искиткеч зур шатлык, күңел ачу һәм соклану хисләре дә бар. Гармун моңы яңгырый. Аяклар үзләреннән үзләре биергә тартыла. Кыскасы, хисләрне аңлатып булмый. Бу-чын бәйрәм!  6 июльдә Сабантуй аланында Кызыл Мишә авылы халкы һәм кунаклары традициягә кергән  Авыл көнен бәйрәм иттеләр. «Кешеләргә һәм җиргә мәхәббәт белән!" дигән бәйрәм программасын Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Айдар Хантимиров һәм авыл китапханәсе китапханәчесе Гөлнәзирә Әүхәдиева ачып җибәрделәр. Аннары котлау сүзе белән авылның имам-хатыйбы Дамир Мөхәммәтзяннов чыгыш ясады. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында, барлык күңел ачу һәм халык уеннары нигездә гаилә парлары белән оештырылды. Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Ижевск шәһәрендә яшәүче Ирек Мөхәммәтҗанов үзенең якташларына зур бүләк – музыкаль котлау белән кайткан иде.  Тамашачылар үзләренең җирле артистларын көчле алкышлар белән каршы алды, үзләренә таныш җырларга кушылып  җырлады. Бәйрәмнең ахырына  кадәр музыка яңгырады, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның яраткан җырларын астында дискотека барды.  Бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга бу көнне халык йөзләрендә елмаю балкыткан, күңелләренә шатлык һәм бәхет биргән өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

"Бала, үз хокукларыңны бел!" хокукый белем бирү сәгате (бала хокуклары турында Конвенция белән танышу)

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Урман, инде безнең бабаларыбыз өчен үк яшел даруханә хезмәтен үтәгән. Биредәге даруларның хакы  акча белән бәяләнми, ләкин белемең булмаса бу дарулардан син файдалана алмыйсың.

Яшь буынның сәламәт яшәү рәвеше Милләтнең сәламәтлеге нигезе булып тора. Менә ни өчен китапханәнең сәламәтлекне саклау һәм ныгыту мәсьәләләре буенча белем бирү һәм тәрбия эшчәнлеге дә шулай кирәк.  Шул максат белән 2019 елның 11 июлендә Югары Шытсу авыл китапханәсе балалар өчен “Сәламәт яшәү рәвеше” дип исемләнгән мәгълүмати әңгәмә үткәрде.  Балалар физкультура, спорт, дөрес туклану файдасы турында әңгәмә тыңладылар. “Сәламәтлек” сүзенең әһәмияте белән таныштылар, аны ничек сакларга кирәклеген белделәр, сәламәтлек гигиенасының нәрсә икәнен белделәр, көн режимын ничек дөрес итеп төзергә, ни өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәклеген белделәр. Балалар бик күп кызыклы, файдалы мәгълүмат ишеттеләр, әңгәмәдә актив катнаштылар-сорауларга җавап бирделәр, табышмакларга җавап бирделәр, шигырьләр укыдылар. Укучылар өчен “Спорт-сәламәтлек нигезе” китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә спортның төрле төрләре, татарстан спортчыларының казанышлары турында китаплар тәкъдим ителде. Шахмат, тимераяклар, волейбол, бокс, чаңгы - бу һәм башка спорт төрләре турында документаль һәм нәфис мәгълүмат табарга була иде. Балалар зур кызыксыну белән “Саба ягы көрәш” дигән халык көрәше турында китап белән таныштылар. Озак вакытлар көрәш Сабантуй кысаларында гына узды, 21 нче гасырда гына да көрәшнең әлеге төре Россия һәм халыкара оешмалар тарафыннан танылган мөстәкыйль спорт төре буларак үсеш алды. Әңгәмә барышында балалар сәламәтлек - ул бәяләп бетергесез табигать бүләге, аны саклау - һәр кешенең төп бурычы дигән нәтиҗәгә килделәр.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Елыш авлында кибет төзү эшләре башлана.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International