Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты-интернатындагы “Урман даруханәсе белгечләре” дип исемләнгән чара
Урман, инде безнең бабаларыбыз өчен үк яшел даруханә хезмәтен үтәгән. Биредәге даруларның хакы акча белән бәяләнми, ләкин белемең булмаса бу дарулардан син файдалана алмыйсың.
Балаларда туган ягыбызда үсә торган үсемлекләргә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм аларның дару үләннәре турындагы белемнәрен үстерү максатыннан чыгып, бүгенге көнебезне без, Югары Утар балалар йорты-интернатында тәрбияләнүче бер төркем балалар һәм тәрбиячеләр, дару үләннәре белән танышуга һәм аларны кышка җыюга багышладык. Без бар күңелебезне салып, яхшы кәеф белән җыйган дару үлэннәренең шифасы тияр дип уйлыйбыз.
Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында Селфи күңел ачу уены оештырылды
2019 нчы елның 11 нче июль көнне тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. инициативасы буенча Селфи күңел ачу уены оештырылды. Уенның максаты: селфи сүзенә төшенчә бирү,матурлыкны күрә белергә өйрәтү, балаларның ялларын тагын да кызыклы итү иде.Селфи – бу сүз берничә ел элек безнең тормышыбызга килеп керде. Селфи өчен төрле кызыклы идеяләр бар. Бүгенге чарада да балалар бик теләп катнаштылар. Башка балалар кебек үк безнең балалар да фотога бик теләп төшәләр. Ә бүген инде заманча селфи таякчыгы куллану аларга бигрәк тә кызык булды.Селфи өчен түбәндәге биремнәрне үтәделәр:
“ Сез һәм сезнең җәнлек”, “Селфи эчендә селфи”, Якты төсләрне өстәгез”, “Стенадагы көзге”. Уен кызыклы килеп чыкты.