Авиамодельләр буенча шәхси-команда ярышлары

2025 елның 19 декабре, җомга

Спас муниципаль районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен авиамодельләр буенча зона шәхси-команда ярышлары узды. Саба муниципаль районын әлеге ярышларда "Саба мәктәп-интернаты" укучылары яклады. М. Н. Габтрахимов җитәкчелегендә безнең егетләр бик күп призлы урыннар яулап, искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр! Талантлы катнашучыларыбызны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International