Кызыл-Мишә авылында - Авыл көне

2019 елның 12 июле, җомга

Авыл көне ― ул авылдашларның зур гаиләсе өчен һәрвакыт игелекле һәм якты тантана. Бу көннең атмосферасын сүзләр белән аңлатып булмый. Барлык авылдашларның да күңелендә  искиткеч зур шатлык, күңел ачу һәм соклану хисләре дә бар. Гармун моңы яңгырый. Аяклар үзләреннән үзләре биергә тартыла. Кыскасы, хисләрне аңлатып булмый. Бу-чын бәйрәм!  6 июльдә Сабантуй аланында Кызыл Мишә авылы халкы һәм кунаклары традициягә кергән  Авыл көнен бәйрәм иттеләр. «Кешеләргә һәм җиргә мәхәббәт белән!" дигән бәйрәм программасын Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Айдар Хантимиров һәм авыл китапханәсе китапханәчесе Гөлнәзирә Әүхәдиева ачып җибәрделәр. Аннары котлау сүзе белән авылның имам-хатыйбы Дамир Мөхәммәтзяннов чыгыш ясады. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында, барлык күңел ачу һәм халык уеннары нигездә гаилә парлары белән оештырылды. Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Ижевск шәһәрендә яшәүче Ирек Мөхәммәтҗанов үзенең якташларына зур бүләк – музыкаль котлау белән кайткан иде.  Тамашачылар үзләренең җирле артистларын көчле алкышлар белән каршы алды, үзләренә таныш җырларга кушылып  җырлады. Бәйрәмнең ахырына  кадәр музыка яңгырады, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның яраткан җырларын астында дискотека барды.  Бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга бу көнне халык йөзләрендә елмаю балкыткан, күңелләренә шатлык һәм бәхет биргән өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International