ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

11 июль көнне Гаилә атналыгы уңаеннан “Гаилә учагы” дип исемләнгән китап-журналлар күргәзмәсе төзелде, “Танылган артистлар һәм бәхетле гаилә” темасына әңгәмә,  “Мәкальне тәмам кыл!” уены уйнатылды, өйгә укыр өчен китаплар бирелде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

    Байлар Сабасы бистәсендә төзелеш эшләре ел дәвамында туктап тормый. Шулай да аның иң кызган вакыты җәй айларына туры килә. Бу көннәрдә Байлар Сабасы бистәсендә халыктан җыелган җирле референдум акчасы хисабына Овражный тыкрыгында урнашкан автомобильләр һәм җәяүлеләр өчен күпер төзекләндерү эше тәмамланды. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга әзерлек уңаеннан мәдәни чаралар уздырыла.Иләбәр авыл китапханәсе,клуб хезмәткәрләре бу уңайдан”Тарих эзләре буйлап” дигән исем астында җирлектә урнашкан тарихи урыннар буйлап велосәяхәткә чыктылар.Әби патша юлында урнашкан тарихи күпер белән таныштылар,”Мулла елгасы”,урыны гына калган элекеге Шмит авылы турында бай мәгълумат тупладылар.Сәяхәт табигать кочагында Н.Нәҗминең “ Туган тел” шигырен укып флэшмоб белән тәмамланды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге ТАССРга 100 ел

Велосипед - иң экономияле генә түгел, дөньяда иң күңелле һәм позитив транспорт! Без барыбыз да җәйне түземсезлек белән көтәбез,чөнки җәй көне күп кенә вакытны велосипед белән йөреп үткәреп була. 3 июль көнне Пүкәл авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре малайлар һәм кызлар өчен велоузыш оештырдылар. "Сәламәт һәм көчле бул»дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә ахырында балалар файдалы гадәтләрне үстерергә, сәламәтлекне сакларга кирәклеген аңладылар. Моның өчен кечкенәдән актив яшәү рәвеше алып барырга, чыныгу, спорт белән шөгыльләнергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк дигән нәтиҗә чыгардылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

 8 нче июль көнне Эзмә мәдәният йорты каршында балалар өчен Аттракцион эшләде.Балалар  уен мәйданчыгында рәхәтләнеп куңел ачтылар, попкорн - баллы вата  белэн сыйландылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

10 июль көнне «Шәмәрдән икмәк кабул итү предприятиесе» АҖ матди-техник базасының 2019 елгы ашлык кабул итүгә әзерлеге тикшерелде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле-комиссия рәисе Рәхимуллин Ф. Н. составында комиссия бина һәм корылмалар, территория һәм технологик җиһазларның торышы, шулай ук куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар булу-булмавын,  предприятиенең 2019 ел уңышын әзерләүгә әзерлеген билгеләү максатында тикшерү уздырылды.

10 июль көнне Явлаштау авылының мини футбол кырында "Явлаштау", "Мишәбаш" һәм "Зур Кукмара" командалары арасында иптәшләрчә уеннар узды. 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

«Юлбат» җәмгыяте Туктар сөтчелек фермасы территорияләрен яшелләндерү.

8нче июльдә Россиядә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” билгеләп үтелә.

10 июль көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсендә " Юл йөрү кагыйдәләре» дигән исем астында ТР профилактик эшләр буенча Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы белән очрашу үткәрелде. Күпкырлы чара барышында Гүзәл Назыйфовна балалар алдында тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Чара барышында балалар үзләренең сәләтләрен, белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. "Акыллы һәм катлаулы юл кагыйдәләре» исеме астында викторина үткәрелде, «Юл билгеләре»пазлы җыйдылар. Зур кызыксыну белән юл билгеләре илендә булдылар. «Мин җәяүле»дигән видеороликлар, мультфильмнар карадылар. Алар бергәләп вакытны күңелле үткәрделәр, инспектордан бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International