8нче июльдә Россиядә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” билгеләп үтелә. Аның төп максаты – традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту. Шул уңайдан Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе “Балкыш”-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен “Бәхет ромашкасы” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Китапханәче Мухаметзянова Л.Д. ял итүчеләргә гаилә, аның кыйммәтләре, аның эчендә булган мөнәсәбәтләр турында сөйләде, гаиләдәге төп кешеләр – әти һәм әни турында матур шигырьләр укыды, аларга багышланган риваятьләр сөйләде. Шулай ук ял итүчеләр арасында 44 ел буе матур итеп бергә гомер юлыннан атлап килүче Фатима апа һәм Миннислам абый Валиевлар да бар иде. Алар гаилә учагын һәм бер-берең арасындагы мөнәсәбәтләрне ничек саклыйсы турындагы киңәшләре белән уртаклаштылар, үзләренең танышу һәм гаилә тарихын сөйләделәр. Чара бик җылы һәм матур узды.