10 июль көнне авыл китапханәсендә "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көненә багышлап балалар ромашка таҗларына үз гаиләләренә һәм якыннарына багышлап теләкләр яздылар. Гаиләдә бер-береңне кайгыртып, хөрмәт итеп яшәргә икәнен күзаллау максаты белән хитапханәче балаларга әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, ике Изге Петр һәм Феврония тарихы белән таныштырды. Чара барышында балалар бер-берсе белән үзләренең гаилә мавыгулары белән уртаклаштылар. Гаилә ялыннан кызыклы тарихларны искә төшерделәр. Һәркем үз бүләген гадәти булмаган һәм матур итәргә тырышты.
10 июль көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре саф һавада "Кем тизрәк, шуңа бүләк"дигән хәрәкәтчән уеннар оештырдылар. Балалар төрле кызыклы уеннарда катнаштылар, спорт ярышларында көч сынаштылар. Барлык балаларга да бүләкләр һәм тәм-томнар өләштек.
Саба муниципаль районында урнашкан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр алдында матур һәм мавыктыргыч концерт программасы белән Юлбат, Тнекәй һәм Йосыф-Алан авыл клублары хезмәткәрләре чыгыш ясады. Үзләренең шигырьләре, җырлары белән катнашучылар эби-бабайларның берсен дә битараф калдырмадылар.
Эби-бабайлар концертта катнашучылар йөзендә үзләренең балаларын, оныкларын күрәләр, ә алар, үз чиратларында, күңел җылысы һәм чисталыгы бүләк итәләр.
Завершён ремонт в Верхнесиметском детском саду “Ромашка”.
6 июль көнне Яр Чаллы шәһәрендә «Иван Купала» республика халык-йола бәйрәме узды, анда безнең «Сударушки» һәм «Самоцветы» вокаль коллективлары катнашты. Бөтен Татарстаннан килгән ансамбльләр чыгышлары белән беррәттән төрле уеннарында да бик теләп катнаштылар.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – бу бәйрәмне һәр гаилә, һәр йорт куанып каршы ала. Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре 8 июль көнне шушы уңайдан котлау акциясе үткәрделәр, быел көмеш туйларын билгеләп үткән парларны тәбрикләделәр, мәхәббәт һәм тугрылык символы булган ромашка букеты бүләк иттеләр.
Саба районы МБМБУ Явлаштау «Ромашка» балалар бакчасында сәламәтлек көне үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 6 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
"Саба РҮХ " ДАСУ территориясендә 10.07.2015 елның 30 июленә кадәр күчмә маммограф эшли.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, Саба районы территориясендә 2019 елның 10 июленнән 19 июленә кадәр "Мәк-2019"оператив-профилактик чарасы үткәрелә. Чараның төп максатлары һәм бурычлары: киндер һәм битлекләр үстерү учакларын ачыклау һәм бетерү, үсемлекләрне юк итү, наркотик чараларны тоту, наркопритоннарны һәм наркотик чараларны куллану өчен әзерләнгән башка урыннарны бетерү.